Биектауда һәлакәттә яшь кыз үлгән

Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле кыз үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Колсәет бистәсе янындагы һәлакәт турындагы хәбәр 20 ноябрь көнне 20.48дә 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына алынган. Авария булган урынга оператив төркем һәм янгын сүндерүчеләр киткән.

М7 трассасының 812нче чакрымында “Фольксваген” автомобиле белән идарә иткән 23 яшьлек егет җәяүле кызны бәрдергән. Кыз үлгән, хәзер аның шәхесе ачыклана.

Татар-информ

Бәйле