Гүзәл Уразова концертының сәхнә артында Elvin Grey ничәгә кадәр йоклавын әйтә [«Ничек җырчы булырга?»-II]

“Ничек җырчы булырга?” – йолдызлардан көтеп алынган Ютюбтагы видеоның икенче өлеше. Концерт менә-менә башланырга җыена. Тамаша сөенә, артистлар дулкынлана.

Гүзәл белән Илдарның продюсеры өстәвенә алып баручы да икән. Гүзәл сәхнә артында кызу-кызу чыгыш киемнәрен алмаштырган вакытта, көтелгән кунак Elvin Grey да килгән чак. Илдар аны “братан” дия-дия, колачлап каршы ала.

Радик Юлъякшинның әнисе Нәфисә ханым, шулай ук рәхәтләнеп концерт карарга килгән икән. Камера бер тамашачыны, бер сәхнәне төшереп ала. Ышанасызмы, концертлар залында хәтта бер буш урын да калмаган. Менә шулай бу гүзәл парны халык ярата инде. Гүзәл белән Илдар өр яңа җырларын тәкъдим итеп, тамашачыны үзләре дә сөендерә.

“Концертта тере әтәч сәхнәгә чыгамы?” дигән сорауга, шулай ук җавап таба алдык. Тамашачылар бер дә шаккатмый, әтәчне күрергә әзер. «Бик риза, нәрсә күрсәтсәләр, шуны карыйбыз”, — ди концерт карарга килгән бер әбекәй.

Elvin Grey да махсус кунаклар рәтеннән бит. Ул да сәхнәгә чыгарга үзенең “кыйммәтле” ташлар – стразалар белән бизәлгән ак костюмын әзерли. Аның чыгышын тамашачы, аеруча кызлар, көтеп алган икән. Җырларына хәтта урыннарыннан торып биеп тә җибәрәләр.

Гүзәл белән Илдар концерты бу юлы да бик җанлы булып үтә. Алар үзләре генә түгел, кызыклы шоу да, биючеләр, төрле костюмнар, рольләр, балаларны сәхнәгә чакырып, махсус аниматорлар белән аларны уйнатып, чыгышларын тагын да баета. Гүзәл Уразова үзе дә: “Без дөрес юлда, кеше безнең белән яшәрә”, — ди.

Tatar Today

 

Бәйле