Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов менә инде уллы да булдылар

Казанда Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның «Хатын+Ир» дип исемләнгән концерты узды. Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә корылган программада Ләйсән белән Булат «юрганны» һәркем үз ягына тартырга тырышты. Ләкин ничек кенә булмасын, 13 ел буе бергә гомер иткән пар гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә кирәк, дигән фикердә.

– Теманың актуальлеген күздә тотып, тамашачыга «Хатын+Ир» исемле тамаша тәкъдим итәргә булдык. Идея – үзебезнеке, сценарийны Булат белән Алмаз Миргаязов язды. Концертта «Чын ирләр» исемле яңа җырым, «Ут-Су» дип аталган яңа дуэт җырыбыз яңгырады. Халык соравы буенча «Яшьлегем чишмәләре»н җырладым. Тамашачы бик ошатты, җылы кабул итте. 20 кешедән торган фан-клубыбыз да килде. Чәчәкләр һәм Булат белән икебезнең портретын бүләк иттеләр, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева.

– Тамашачылар арасында танылган юмор остасы Рифат Зарипов та бар иде. Алдан сөйләшеп куелган буенча, «Идеаль ир бармы?» дигән соравыма Рифат кулын күтәрергә тиеш иде. Ләкин әллә онытып җибәргәнме, бер тапкыр әйтүдән генә җавап бирмәде. Кабат сорагач кына сәхнәгә йөгереп менде. Бәлки тамашачы моның алдан сөйләшенгән булуын аңламый да калгандыр. Ләкин Рифатның чыгышы, мәзәкләре концертыбызны тагын да бизәде, – дип белдерде Булат Бәйрәмов.

Концертта тагын бер кызыклы хәл булды. Ләйсән янында кечкенә генә малай бөтерелеп биеп йөрде, җырчыны килеп кочаклап та алды. «Аяк астында чуалгач, аягына басмыйм дип «балакаем» дидем. Моны ишеткәч, күбесе аны улыбыз дип уйлаган. Боларның малайлары да бар икән, дип сөйләшкәннәр», – диде Ләйсән. Гомумән, тамашада балалар күп иде, бер җыр барышында хәтта сәхнәгә үк менделәр. Артистларның кызлары Таңсылу белән Зифа исә бу юлы сәхнәгә чыгып җырламады, әти-әнисен сәхнә артыннан гына күзәтте.

Интертат.ру

Бәйле