Бер каенана белән яшәргә авыр диләр, ә ике каенанаң булса?! [булган хәл]

Кече Әшнәкнең иң нурлы өе дип йөртәләр аларның йортын. Һәм бу каенана белән киленнең исемнәре Нурания белән Нурисә, йортларының мәчет янәшәсендә булып, манарадагы ай нурына коенып утырганы өчен генә дә түгел…

«Килен каенана туфрагыннан ярала»

Һәр кыз бала бәхетле булырына ышанып чыга кияүгә. Нурания апа да искәрмә түгел. Хезмәттән курыкмаган, һәр эшне ялт иттереп тиз генә эшләп куя торган киленне каенана да тиз үз итә. Гаебен дә тапмый, гайбәтен дә сатмый. Бәхет теләп, догасыннан калдырмый. Башта туп кебек малай, аннары алма кебек кыз да алып кайтып биргәч, гаилә тәмам түгәрәкләнә. Гөрләтеп яшәргә яңа йорт та җиткерәләр. Ләкин кеше арасында гаиләм ким-хур булмасын дип, тырышып, алны-ялны белми эшләгән ата кешенең гомере кыска була.

«Атадан бала яшь кала, күкрәк көче белән мал таба»

Әтиләре гүр иясе булганда, олы уллары Фәнискә – 17, сеңлесе Фәнзиягә 7 яшь була. Кечкенәдән әтисе янында кайнашып, трактор-комбайнның холкын шактый өйрәнгән Фәнис райондагы һөнәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылында әтисенең тракторында эшли. Нәкъ әтисе исән чактагы кебек, ишек төпләренә кайтарып туктата тракторын. Ә бу инде йортта хуҗа бар дигән сүз. Әнисе дә, әбисе дә моңа шатланып туя алмыйлар. Улының вафатыннан соң, тагын өч кызы булса да, киленгә ныклы терәк, киңәш сандыгы, балаларга җылы куенлы әби булып, өйнең нурын киметмичә, төп нигездә яшәп кала Мәрфуга апа.

Олы каенана – Мәрфуга апа.

Ул арада Фәниснең Ватан алдындагы бурычын үтәр вакыты да җитә. Ике елын исән-сау хезмәт итеп, чыныгып, тагын да чибәрләнеп кайта ул армиядән. Аны күргәч тә авыл кызларының күбесенең күзләре кыза, билгеле. Алар арасында Нурисә дә була. Ләкин солдат егет миңа карамас дигән шик була кызның күңелендә. Тик киресенчә килеп чыга. Беркадәр дуслашып йөриләр дә туй итәләр яшьләр.

Ике килен, ике каенана

Ике каенана белән ничек яшәрсең, диләр туганнары Нурисәгә. «Мәхәббәт ярдәм итәр әле», – ди кыз, уенын-чынын бергә кушып. Шулай итеп, ул тырышлыклары белән дан тоткан Шәйхетдиновлар гаиләсенә килен булып төшә.
Нурания апаның каенана булып, яшь киленнең эшеннән гаеп табып торырга вакыты да, теләге дә булмый. Ул фермада сыерлар сава. Эше җиңел түгел, берүзенә 30 сыер. Эштән җеп өзәр хәле дә калмый кайткан көннәрендә: «Ярый әле каенанам белән киленем бар!» – дип сөенә ул. Килене дә уңган булып чыга. Бер эштән дә тайчанмый. Мәктәбеннән кайтуга, йорт эшләренә тотына, барына да өлгерә. Килен башта үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укыта. Кияүгә чыкканда ук, минем укып бетерәсем бар дигәч, читтән торып укып, дипломлы да була. Туган авылларында мәктәп ябылгач, күршедәге Олы Әшнәккә йөреп укыта башлый. Көн саен өч чакрым ара йөргәч, өйдәге эшкә вакыты бик аз кала, билгеле. Ләкин олы каенана, аңа сүз килмәсен дип, өй эшен үз өстенә ала. Балаларны да кул арасына кертә. Олы Әшнәктә дә мәктәп ябылгач, югары белемле Нурисә эшсез кала. Хәзер ул өйдә.

Бер авызга карасаң

– Кызымны тапкач та, төп ярдәмчем каенанамның каенанасы – әби булды, – ди Нурисә, күз яшьләрен сөртеп. – Ул мине бик яратты. Кызым дип кенә торды. Урыны җәннәттә булсын!
Кадерле кешең турында үткән заманда сөйләве җиңел түгел шул. Әле быел көз аенда гына әбиләре гүр иясе булды. Нурисә аны яшь баланы карагандай карады. Якты дөньяда озын гомер яшәгән ак күңелле карчык, туксан берен тутырганда, һәммәсенә дә бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчте.
Ә аңарчы бу гаилә дусларын сөендереп, көнчеләрне көендереп, бер түбә астында ике каенана, ике килен – дүрт буын булып яшәде. Нурисә белән Фәниснең балалары: бер кыз, бер малай. Инде алар да буй җитеп киләләр. Берсенә – 16, икенчесенә 14 яшь. Кызлары быел әнисенең юлын дәвам итеп, педагогия училищесына укырга керде. Малайлары Данис Олы Елга мәктәбендә укый.
Мин бу гаиләне күптәннән беләм һәм сокланып туя алмыйм. Нурисәнең сабырлыгына шаккатарлык. Бик күпләр бүгегесе көндә өлкәннәр белән яшәргә теләмичә, туган нигездән кубарылып башка чыгып, әллә ниләр кыланган бер заманда, ул сабыр гына каенана белән яши бирә. Билгеле инде, монда төп тотка Фәнистә. Әгәр дә ул, халык әйтмешли, ике бозауга печән аерып бирә белмәсә, өйдәге тынычлык та, нур да булмас иде.
Бер авызга карасаң, тормыш җайлы була ул, – дигән иде миңа әни кияүгә чыкканда, фатихасын биреп, – ди Нурисә. – Бик әйбәт гаиләгә туры килдем, язмышыма рәхмәт.

Әрләшү – эшсезләр эше

– Безне хезмәт дус яшәтә, – ди хатынының сүзен куәтләп Фәнис. – Талашып, бер-беребездән гаеп табып торырга вакытыбыз юк. Мин көн буе эштә. Хәзер авылыбыз хуҗалыкларындагы газ өчен җаваплы кеше, район үзәгенә йөреп эшлим. Өйгә кайткач, мал-туар янында. Мал тотсаң, аларны карарга, ашатырга печәнен-саламын әзерләргә кирәк. Бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәсең. Ачуланышу – эшсезләр эше ул. Аннары гаиләдә һәркемнең үз урыны бар.
– Киленем бик уңган, бәйли дә, тегә дә, пешерә дә, юа да, җыя да. Камыр эшен генә аңа бирмим. Чөнки үзем пешерергә, тәмле дип, рәхмәт әйтеп ашаганнарын яратам…
…Әнә шулай уздырыштан бер-берсен шактый мактады алар. Бу сүзләрне тыңлап тору да рәхәт иде. Димәк, һәрберсе гаиләләренең нурын бүтәннәрдә күрә, үзен үзәккә куймый. Балалар да бәхетле булуның серен өйрәнеп үсәләр.
«Авылны макта, шәһәрдә тор!» – дисәләр дә, Шәйхетдиновларның нурлы өйләреннән чыгып киткәндә, минем: «Авылда тор, шәһәрне макта!» – диясем килде. Бәхетләрен читтән эзләмичә, туган җирдән, туган нигездән тапкан, күп көч кергән хәләл хезмәтләре белән көн иткән бу гаиләгә хөрмәтем тагын да артты. Халкыбызның рухын, җанын, буыннар бәйләнешен саклап тотучы, нурлы өйле авылларыбыз гына бетмәсен иде инде. Чөнки Фәнис белән Нурисәнең уллары Данисның да хыялы туган авылда, төп нигездә калу ич.

Шәһри Казан

Бәйле