ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуров 26 мең кеше арасыннан көчекләренә хуҗа эзли

ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуров үзенең Инстаграммына көчекләр белән кызганыч видео урнаштырган. 

 

Зөлфәт хәзер чиста һавалы, урман-кырлы булган Биектау районының Күлле авылында яши. Аның Назлы исемле эте бар. Күптән түгел ул көчекләр алып кайткан иде. Ләкин аларны куярга һич бер урыны юк Зөлфәтнең. Шуңа күрә, ул үзенең Инстаграм битенә 26 мең язылучыдан көчекләрне урнаштыруларын сорый.

“Тәки беркемгә дә кирәк булмады бу көчекләр. Сезне питомникка алып бирәсе булырмы инде, балалар? Назлы, әйт бер сүз!… Инстаграммда менә 26 мең кеше арасыннан “неужели” беркемгә дә кирәк түгел инде сез? Питомник көтә сезне, балалар…Нинди язмыш сезгә дучар булыр?! Бу бит инде “детский дом” дигән сүз, “детдом…”, дип йөрәк өзгеч монолог төзи алып баручы.

Tatar Today

Бәйле