Әллә Раяз концерттагы аты белән өенә кайткан инде? [видео]

24 ноябрь Казанның Пирамида залында җырчы Раяз Фасыйхов 10 еллык иҗатына багышланган тамаша үткәрде.

Концертка татар эстрадасының берничә танылган артисты да килгән. Иң беренчеләрдән булып, Хәния Фәрхи белән ИлСАФ Инстаграммда концерттан бердәм фото төшереп куйганнар. Салават Фәтхетдинов та сәхнәдәшен котларга килгән, җыр да башкарып китте.

http://www.instagram.com/p/BNNLwmuAaWT/?tagged=раязфасихов

Раяз тамашачылары яратып өлгергән җырларыннан кала, яңаларын да башкарды. Күптән түгел генә “Алма кебек кызарма” өр яңа җырына бик үзенчәлекле мультфильмлы клип чыгарган иде. Клиптагы баш герой ат та сәхнә түрендә булды. Бергә җырлап-биеп, күңел ачканнан соң, ахры бергә-бергә өйгә дә кайтып киткәннәр. Бүген ул Инстаграммда балалары һәм хаман шул дусты-аты белән: “Кичәге концерттан соң ял итәбез, ат та бик арган” дип,  язып фото куйган.

 

Tatar Today

 

Бәйле