Юл һәлакәтендә шифаханә янында хатын-кыз үлгән

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда 33 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрне кулланучылар хәбәр итә.

Һәлакәт «Корабельная роща» шифаханәсе янында килеп чыккан. «Киа Рио» йөртүчесе трасса буйлап барганда идарәне югалтып, кюветка очып төшкән. Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, машина салонындагы хатын-кыз үлгән. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Бәйле