Эстрада артистлары әниләрен бәйрәм белән тәбрик итә [фотолар]

27 ноябрьдә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләрнең никадәр кадерле кеше булуын сүз белән генә әйтеп бетереп була микән? Юктыр… Ә аналарга иң зур бүләк — балаларның бәхете, шатлык-сөенече. Әниләребезне кадерләп, аларга игътибарлы, рәхмәтле булып яшәсәк иде.

Бу көнне артист-җырчылар да әниләр тәбрик итәргә ашыга, әлбәттә инде, заманадан артта калмыйча, теләкләрен социаль челтәрләр аша  җибәрә.

 

Бүген бездә икеләтә бәйрәм!? Беренчедән, ӘНИЛӘР КӨНЕ!!! Әнием, @fidanleron , яратабыз сине!!!? Син безнең кояшыбыз!? Һәваркыт шундый шат күңелле бул!? Нык сәламәтлек, озын гомер телибез сиңа!!!! Икенчедән, бүген Сәйдәбезгә 7 ай булды! #ттт #сөбханалла #машалла Безнең нәни былбылыбыз!? Шатлыгыбыз безнең! #күзләргенәтимәсен Синең уңышларыңа сөенеп, бәхеттә, иминлектә яшәргә язсын һәммәбезгә!?? #аминаминамин Әниләр! Бәйрәм белән сезне! Бәйрәм белән безне!!! Иң ихлас теләкләр!??? #шәпбәйрәм #әниләркөне #яратам #Сәйдә #әни

Фото опубликовано Айсылу Лерон (@iceluleron)

Эни бит ул-ойнен яме Ә тормышта – олы терәк. Сәламәт бул, озак яшә, Син бит, әни, безгә биик кирәк…

Видео опубликовано Ильмира Нагимова(Певица) (@nagimovaa)

Бәйле