Айдар Галимов яңа клибы өчен экстремаль һөнәр үзләштергән [видео]

Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул «Хыялларда бәхет эзлибез» дип атала. Җырның авторлары — шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була.

Җырның сүзләре бик мәгънәле. Һәр кешенең дә балачак хыяллары бар, әлбәттә. Менә Айдар Галимовның хыялы — очучы булу. Бу һөнәрне ул вакыт узса да, үзләштерә.

Шунысы кызык, август башында хәбәр ишетелде: Айдар Галимов экстремаль рәвештә самолет йөртеп караган дип. Үзе генә түгел, ә инструктор белән бергә. Алар хәтта берничә куркыныч трюк ясарга да өлгергән.»Живой!» — Айдар Галимовның шушы трюкларны ясаганнан соң иң беренче әйткән сүзе шул була. Бу йөрүләр юкка гына булмаган икән, клип төшереп йөргәннәр.

Хәзер ул клипны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

Артистлар.ру

Бәйле