Элекке югалган мэр Исхаковны кинәт күтәреп куйдылар

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Камил Исхаковны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде.

Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда – Русиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягындагы төбәк үсеше миинистры урынбасары булып эшләде.

2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Русиянең даими вәкиле булды.

Azatliq.org

Бәйле