Илназ Баһ үзенең туган көнендә хатынына кулга тотмаслык бүләк ясаган

7 ноябрьдә эстраданың популяр җырчысы Илназ Баһка 33 яшь тулды. Бу уңайдан Илназ Казанда «33 яшькә – 33 җыр» исемле, чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелгән концерт-тамаша  оештырды. 

 Концерт Илназ турында төшерелгән видеосюжет белән башланып китте. Анда җырчының укытучылары, остазлары, якын дуслары Илназ белән бәйле якты хатирәләрне искә алды, туган көне белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Концертны җор телле Фәнил Вакказов алып барды. Ул да, тамашада чыгыш ясаган Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов, ИлСаф, Азат Фазлыев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Илназ иҗат иткән җырларны башкарды. Җырчының туган ягы – Арчадан балалар бию төркеме килгән иде. Алар Илназ рәсеме төшерелгән футболкалар киеп чыгыш ясады.

Өч бала әтисе Илназ Баһ тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисова өчен махсус «Бишек җыры» язган. «Күптән мондый рухтагы җыр җырлыйсым килә иде, ниһаять, өченче балабыз тугач, Илназ язып бирде», – ди Гүзәл. Аны башкарганда, быел бәби тапкан җырчы әниләр дә балалары белән сәхнәгә чыкты. Баһларның олы уллары Камил дә әтисенең туган көненә әзерләнгән, үзе генә җыр башкарды. Илназ исә «Улларыма» дип исемләнгән тирән мәгънәле яңа җырын тәкъдим итте. Илназның зур тату гаиләсен күреп күпләр сокланып карады. Бу кичтә чәчәк бәйләмнәренең, бүләкләрнең чиге юк иде. Бәйрәм концерты соңында сәхнәгә туган көн бәлеше чыкты!

Интертат.ру

Бәйле