Elvin Grey Пирамида залыннан урындыклар ала, халык шаша, исерткеч эчемлекләр дә кулдан төшми [видео]

Инстаграммда урнаштырылган видеолардан күренгәнчә, бүген Пирамида залында Elvin Grey ның чираттагы концерты. “Самый Шулай Тур” дип үзенчәлекле аталган бу концертны кеше бик көтте.

Радик концертына махсус кунакны – яшьләрнең яратып тыңлый торган рэперы LX 24 ны да чакырган. Алар бергәләшеп русчалы-татарчалы җырлар башкардылар, тамашачыга, күрәмсең, бу ошый.

Гүзәл Уразова дуэты белән башкарылган яңа “Красивая/хороший” җырын да тамашачы бик яратып кабул итте бит инде. Концертта шушы җырга залны дөбер-шатыр китереп, биеделәр дә җырладылар да. Хәтта утырып карарга җайланган урындыклар да алып куелды, биергә генә булсын.

Тамашачылар арасында олысы да, кечече дә бар иде. Ләкин араларыннан баласы, карты бар дип тормаган, исерткеч эчемлек эчүче затлар да булган дип сөйләде концертта булучылар.

Tatar Today

 

Бәйле