Фирдүс Тямаевның илһамы киткәнме әллә, Инстаграмда ярдәм сорый [видео]

Танылган җырчы Фирдүс Тямаев Инстаграмда актив видео-фотолар куеп тора. Концерт мизгелләре, бергә эшләүче группасы белән кызыклы хәлләр, шәхси тормышындагы вакыйгалар белән бүлешә.

Инстаграммда урнаштырган соңгы видеосында Фирдүс группасының бер өлеше белән машинада Әлмәттә баралар. Ул үзенең иҗатына 5 еллык юбилей хөрмәтеннән куелачак яңа концерт программасы турында фикер алыша. Тамашачыларга да сорау бирә: “Бөтен җырларны да җырлап булмый, ә берсен дә калдырасы килми. Минем иҗатымда нинди җырларны яратасыз, ишетәсегез килә, языгыз әле, зинһар”,ди ул.

Язылучылар шунда ук Фирдүскә мактау сүзләре дә, ишетергә теләгән җырлар исемен дә, уңышлар да теләп язалар. Видеоның астында берничә сәгать эчендә генә 310 фикер җыела.

Tatar Today

Бәйле