Данир Сабиров: «Кайчандыр шушы ваннада Венера апа белән рәхәтләнгән идек» [фото]

Мәзәкче, җырчы, пародист Данир Сабиров Инстаграммда берсеннән-берсе кызыклы видео-фотолар, сүзләр, вакыйгалар белән язылучыларын сөендерә.

Менә 2 декабрьдә ул Инстаграммда үзенчәлекле фото урнаштырган. Кешеләр бу фотога карап, гаҗәпкә калганнардыр, мөгаен.

%d0%b4%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d1%80-%d1%81%d0%b0%d0%b1%d0%b8%d1%80%d0%be%d0%b2

Ваннага күбекле су тутырып төшкән фотосы астында ул: “Кайчандыр шушы ваннада Венера апа белән рәхәтләнгән идек”, дип язган. Бу ду китергән фотодан соң, фикер алышу да шактый гына. “Син бигрәк әшәке малай икәнсең!», «Шуны уйлап хыялланып яту инде бу”, “Эй, ятсыз!”, дигән фикерләр дә бар.

Сүз уңаеннан, Данир Сабировның 4 декабрьгә кадәр Казанның Филармония залында юбилей концертлары бара.

Tatar Today

Бәйле