Юллар үлем шугалагына әйләнә: Әлмәт районында ике кеше үлгән [видео]

Әлмәт районында ике кеше үлеменә китергән һәлакәт булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.


Әлмәт — Азнакай трассасының 12 чакрымындагы һәлакәт турындагы хәбәр 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына 11.15тә алынган. «Фольксваген Поло» һәм 13нче модель «Лада» бәрелешү нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобильне йөртүче 35 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек пассажир үлгән. Чит ил машинасын йөртүче 26 яшьлек егет күкрәк читлеге җәрәхәтләнеп хастаханәгә озатылган.

Татар-информ

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий