Лилия Муллагалиева кызы Илвина зурлыгындагы балыкны туный [фото]

Балыкны чистартырга авыр, ә зур балыкны чистартырга бигрәк тә. Килешәсезме? Менә җырчы Лилия Муллагалиева да шундый ук фикердә. Башта күршесе биргән зур чуртанга бик куана ул. “Менә нинди балык тотып бирде күрше, уылдыгы бер табак. Зурлыгын үзегез күрәсез, Илвинамнан әз генә кечерәк”,- дип яза ул кызын балык янына яткырып төшкән фото астында. Ләкин соңыннан, аны эшкәртә-эшкәртә арып беткәч, фикере үзгәрә.

%d0%b8%d0%bb%d0%b2%d0%b8%d0%bd%d0%b0-%d0%ba%d1%8b%d0%b7%d1%8b

“Җиңдем мин бу 9 килограммлы балыкны. Шундый горурлану хисе үземдә. Мал эшкәрткән мени… Ул бавыры гына 650 грамм булды. Уылдыгы бер кило да дүрт йөз грамм! Шаккаткыч хәл”,-дип әйтә ул Инстаграмында.

%d1%87%d1%83%d1%80%d1%82%d0%b0%d0%bd-%d0%b1%d0%b0%d0%bb%d1%8b%d0%b3%d1%8b

 Tatar Today

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий