Elvin Greyның Кукмара гаугасының 2нче варианты: «Юльякшинның тән сакчылары мине куркыта башлады»

Күптән түгел генә залларны тутырып “Пирамида”да биш концерт биргән  Elvin Grey, Кукмарага барып кайтканнан соң, гаугалы вәзгыять уртасында калган. Җырчы мәдәният йорты директорына җәза бирүләрен таләп итә. Имештер, ул “кызыл кәчтүмле 90 нчы елларның VIP шәхесләрен” билетсыз үткәргән һәм гонорарның яртысын үзләштереп, сакчыларның гафу үтенүен таләп иткән. Мәдәният йортының директоры үзе капельница астында, ә артист сакчыларын исерек гауга куптаруда гаепли. Ә Кукмара районының прокуроры җырчы яклы булган. 

15-17 ноябрьдә концерты булган 27 яшьлек җырчы Радик Юльякшинның Кукмарадагы гастрольләре зур тавыш белән тәмамланган. Кукмара районының прокуроры Ришат Шакиров сүзләре буенча, прокуратурага Юльякшинның концерт төркеменең администраторы Илһам Утяшев мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, клуб директоры Алмаз Мустафин концертны үткәргәндә законны бозган.

Аныңча,  иң башта конфликт төркемнең билет тикшерүчесе (соңыннан аның җырчының сакчысы булуы ачыклана) һәм Мустафин арасында чыккан. Залга керү Юльякшин вәкилләре аша оештырылган була. Ә билет тикшерүче-сакчы директорны танымаган, яисә бүтән сәбәпләр аркасында, Алмаз Мустафинны  залга кертмәгән. Шау-шу күтәрмәгәннәр, әмма акча бүлү вакыты җиткәч, конфликт зурая. Мустафин Юлькшин төркеменә тиеш булган акчадан 10 меңен алып, билет тикшерүче (сакчы) гафу үтенгәннән соң, кире кайтаруын әйткән. Шул сәбәптән, Шакиров башбаштаклык билгесе күреп (ст. 19.1 КоАП РФ), административ эш кузгата.

Материалларны район судына җибәрәләр, эшне карауны 8 декабрьгә билгелиләр. Бу маддә буенча 100 сумнан 300 сумга кадәр штраф каралган, ә хезмәттәге кешеләргә штраф күләме 300 дән 500 сумга кадәр. Аннан башка, директорны эшеннән алу мәсьәләсе күтәрелә.

Мустафин чыннан да хәзерге вакытта капельница астында ята икән. Булып узган выкыйгаләр буенча мәдәният директорының версиясе аерыла. Аның сүзләренә караганда, җырчының сакчылары дүртесе дә исерек хәлдә булган, алар тавыш чыгарган һәм методистларны залдан куып, кыйнаганнар. Бу хәл буенча Мустафин хокук саклау органнарына гариза бирергә җыенганын белдерде. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, ул аны үзләштермәгәнен аңлатты. “Һәр концерт өчен мәдәният йортына 15% каралган, ул концерттан 60 мең тирәсе чыгарга тиеш иде, ә алар ни бары 43 мең калдыры. 10 меңне санасаң да,  53 мең генә була, алар әле безгә бурычлы да булып кала”,- ди Мустафин. Прокурорның шәхси кызыксынуы булуын да әйтеп китте ул, алар Радик Юльякшин белән дуслар икәнен ассызыклады. Хәзер Кукмара директорына административ һөҗүм оештырылган: бухгалтерия һәм кадрлар ягыннан тикшергәннәр. “Гаиләгә басым ясыйлар, балаларың бар диләр, яныйлар. Ә прокурор яклыйсы урында, Элвин Грей ягына басты”, — дип уртаклаша Алмаз Мустафин.

Ә Elvin Grey социаль челтәрдәге битендә вакыйганың өченче тагын да гаҗәеп версиясен сөйли. «Кечкенә, ямьле районга безнең төркем өч көнгә килде. Беренче көнне үк персоналдан кемдер яңа директор булуын әйтте. Сәер, дип уйладым, кереп танышмады да. 501нче таныш мәдәният йорты директоры булыр иде. Директор белән әйбәт мөнәсәбәтләр уңышка гына. Ә икенче көнгә концертка кызыл кәчтүмнәрдән егетләр тартыла бышлады, ерак 90 еллардан дип әйтерсең. Аннары салган яңа директор килеп чыга. Ике минутлык цензурасыз сүзләрдән соң, кәчтүмнән булган егетләр Кукмарадагы иң хөрмәтле VIP персоналар булуын әйтә, алар өчен гадәттә, бер рәт сакланып калына, имеш. Үткәрдек без ул “хөрмәтлеләрне”.

Мәдәният йорты директоры минем директорга ябышты, аны танымаган һәм эчкән хәлдә залга кертмәгәнне сәбәп итеп. Артем (минем директор) андый шәхесләр өчен махсус чакыру билетлары әзерләнергә тиешлеген аңлатты. Моның белән генә тәмамланмады. Кукмара директоры кассадагы акчаны алып, шаһитләр барында гонорарны икегә бүлеп, акчаның яртысын үзенә алуы турында белдерде, икенче тапкыр аны танысыннар өчен һәм кайтып китте”. Артист дәвам итә: “Икенче көнне директор бүтән кешеләр аша безгә Кукмарага юлны япканын җиткерә”.

Алга таба тагын сәер вакыйга тасвирлана: “Казан ягына чыгарга җитешмәдек, безне бер малай туктатып, юл чатында юхиди хезмәткәрләре безне кулга алыр өчен көткәннәре турында әйтә. Башта ышанмадык, әмма юл чатына җиткәч, патруль машинасын күреп, борылдык. Бер километр үткәннән соң, инспекторлар арттан куып җиттеләр, әмма туктаткач, гафу үтенеп җибәрделәр.” Шулай ук, йолдыз үзенең прокуратурага мөрәҗәгать иткәнен яза. Соңрак, 27 ноябрьдә аның битендә чыккан ялгыш мәгълүмат Грейның сүзләренә шик белән карарга мәҗбүр итә: “Ул шәхес үз теләге белән эштән китәр өчен гариза биргән. Бүтән бу сорауны социаль челтәрдә күтәрмәвегезне сорыйм.”

«БИЗНЕС Online» корреспонденты социаль челтәр аша Elvin Grey белән элемтәгә керә. Бу юлы йолдыз күпкә тыенкы, вакыйганы бары аңлашмау дип атый. Сак  хезмәтен яңа директор белән таныштырырга мөмкинлек булмавы сәбәбе аркасында килеп чыкканын әйтә һәм исерек хәлдә саклау хезмәткәре түгел, ә директорның булуын раслый. Җитәкченең бөтен гаепне мәдәният директоры кассирына сылтарга теләвен Радикның ачуын чыгара һәм ул бу сорауны прокурорны үз кулы астына алуын сорый. Акча кайтару буенча үз юридик нечкәлекләре булуын әйтә Юльякшин. Әгәр аны директор кайтарса, үз гаебен таный дигән сүз. Кассирның монда катнашы бөтенләй юк, әмма директор аны гаепле дип таба. Elvin Grey, шулай ук акча кайтарылса, аны мохтаҗларга тапшырырга вәгъдә бирде.

Радик Юльякшин бер рәттән русча, татарча һәм башкорт телләрендә җиңел җырлавы белән танылган. Аның сәхнәдә тотышы татар эстрадасының калган йолдызларыннан аерылып тора, нәкъ шуның белән ул яшь тамашачыларны яулап алган. Җырчы алты тапкыр 2006-2011 елларны Башкортстанда «Ел җырчысы» исеменә лаек булган. 2014 елда Григорий Лепс конкурсында җиңүгә ирешкән, 2015тә Болгар радиосының Гран-при  лауреаты. Шунысы кызык, Татарстанның  беренче җырчысы Салават Фатхетдинов та тәэсирләнгән:  “Вакыт үзгәргән икән, безнең әбиләргә хәзер татар моңы түгел, ә Элвин Грей кирәк, димәк.”

[«Бизнес онлайн» — Tatar Today]

 

Бәйле