Гүзәл Уразова иренә шок ясый, аны хатын-кыз итеп киендертә [видео]

Гүзәл Уразова YouTube каналында үзенчә кызык видеолар кертүне дәвам итә. Менә бу юлы да ул башка сыймаслык идея белән тамашачыларны да, ире Илдарны да шаккатыра.

“Александр Калягин, Дастин Хофман, Джон Траволта, Роббин Уильямс, Эди Мёрфи кебек чит ил актерлары да, безнең актерлар да бөек, гомер буена истә калырлык рольләр өчен, ир-ат булуына карамастан, хатын-кыз рольләренә керде. Ә Илдар Хәкимов моңа риза булырмы?”, ди ул Инстаграмында.

Видеода аның Илдарны ничек үгетләве һәм…Илдарның, әллә башка кешенең арткы яктан гына булса да көчкә-көчкә генә үкчәле түфли, матур кабарынкы алсу күлмәктә үтеп китүе тамашачыны кызыктырып кала. Әллә чыннан да Илдар Гүзәлнең котыртуына ризалашып, хатын-кыз күлмәген киде инде? Моны тиздән Гүзәл Уразованың каналында карап була.

Tatar Today

Бәйле