Иртәгә һава шартлары начарланачак

6 декабрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда төнлә һәм көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көчле кар явачак, буранлаячак, күз күреме 500-1000 м булыр дип фаразлана. Көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчәючән җил көтелә.

Республика юлларында кар көртләре.

Татар-информ

Бәйле