Ришат Төхвәтуллин Русиядәге иң сәер мулла Тәлгать Таҗетдин белән ник күрешә? [видео-фото]

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин турында һәрвакытта да бәхәсле фикерләр йөри. Кемгәдер ул дин әһеле буларак та, шәхес буларак та ошаса, калган башкалар аны сатлыкҗан, хөкүмәт бүләге алып йөрүче, Патриарх Кириллның кулын үбүче, сәер мулла дип йөртә.

%d1%80%d0%b8%d1%88%d0%b0%d1%82-%d1%82%d3%a9%d1%85%d0%b2%d3%99%d1%82%d1%83%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%bd

Җырчы Ришат Төхвәтуллин бу фикерләргә колак салмый мөгаен, алар хәзрәт белән дуслар  дип аңладык. Ник дигәндә, ул Уфада концертлар куйганда, Тәлгать Таҗетдин янына барып, аның белән икәүләшеп фотога да төшкән. “Тәлгать Таҗетдиндә кунакта”, дигән ул Инстаграмда.

Иң сәер хәзрәтнең кайбер видеоларын сезгә дә күрсәтәбез. Мисал өчен Патриарх Кириллның кулын үбү мизгеле.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аңа Казанда вакытта «вәт креатив кеше» ди.

Tatar Today

Бәйле