Мунчада чабыну буенча чемпионатта инвалидларны кертмәгәннәр

«Җиңел пар белән!» Мунчадан себерке белән парланып чыккан инвалидлар бер-берсенә әнә шулай дип теләк телисе иде дә. Тик сихәт алып китәсе урынга алар аңлашылмаучанлык, битарафлык белән очраштылар.

Эш шунда ки, сишәмбе көнне Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте “Адмиралтейская” сәламәтләндерү үзәгендә рус мунчасында чабыну буенча Казан шәһәре чемпионатын уздырырга тиеш иде. Моның өчен алар бушлай мунча керү мөмкинлеген сорап, “Комбытсервис”ка хат юллаганнар. Әлеге җәмгыятьнең җитәкчесе Әмир Бариев сүзләре буенча, мунчага керү өчен  рөхсәт алынган һәм билгеләнгән көнне инвалидлар ярышка дип әзерләнеп тә килгән. Тик менә ярыш уздырылмады, мунча керелмәде, дигәндәй, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерү үзәгенә кертүче генә булмады. Дөресрәге, килешү буенча, мунчага бушлай ун кеше генә керә ала дип аңлатканнар аларга. Ә калганнарга 450 сум күләмендә түләп керергә туры киләчәк, диделәр.

— Беребез бушка, беребез акча түләп керә алмый бит инде. Шуңа күрә мин үзәкнең администраторларына, йә барыбыз да керә, йә беребез дә керми, дип әйттем. Бу чарага бик җитди килеп әзерләнгән идек югыйсә. “Зенит”, “Динамо”  командаларыннан спортчылар да килде. Мәскәүдән дә махсус чакырылган кунакларыбыз бар иде. Әмма ике сәгатьлек мунча бәйрәменә дип килгән җирдән менә шундый тамашага тап булдык. Әлеге мунчага өченче ел йөрибез инде, тик моңа кадәр мондый хәлдә калганыбыз юк иде, — ди Әмир Бариев.

Әлеге ситуациягә карата икенче якның да фикерен тыңладык.
— Бездә ун кешене генә үткәрергә дигән килешү бар. Шуңа күрә мин гомумкагыйдәләргә каршы килеп, барысын да бушка кертә алмыйм. Аннан соң ул акчалар администратор кызның кесәсеннән чыга дигән сүз бит. Шунысын да әйтәсе килә, килүчеләрнең алтысы инвалид түгел иде. Мондый ситуацияне күреп, алары тиз генә кайтып та китте. Дөрес аңлагыз, без инвалидларга каршы бер нинди дә закон боза торган гамәлләр кылмыйбыз. Керсеннәр, юынсыннар. Әмма аларның җитәкчеләре үзе белән дә таныштырмады, рөхсәт кәгазе, документлар күрсәтүдән дә баш тартты. Мондый эшләр сүздә генә эшләнелми. Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар.

Килешү буенча, ун кеше беренче катта урнашкан мунчада юынырга тиеш иде. Ләкин җитәкчеләре, мин килеп җиткәнче, егермеләп кешене икенче каттагы вип-бүлмәләргә кертеп, урнаштырып та куйган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр кызганыч булса да, җитәкчеләренең мондый кыланмышларын күрә торып, үз кесәмнән акча да чыгарып бирәсе килми, — дип аңлатты безгә куркынычсызлык хезмәте башлыгы Леонид Юрьевич.

Әлеге рөхсәт кәгазе турында Әмир Абдулловичның үзеннән дә сорадык, Тик ул ни сәбәпледер, бу сорауга ачыклык кертергә теләмәде. «Рөхсәт алынган, тагын ни кирәк?» — дип кенә җаваплады. Ике арада килеп чыккан аңлаешсыз хәл церебраль параличлы кешеләр күңелендә тагын да ямьсезрәк эз калдыргандыр, әлбәттә. Бинага елмая-көлә килеп кергән бер төркем ир-атлар соңыннан башларын салындырып, кайсысы кая таралышып та бетте.

Шәһри Казан

Бәйле