Җылырак киенегез, суыклар көтелә

Ни дисәң дә, карлы кыш матур. Карны көтсәк тә, атна башындагы явым-төшемнәргә әзер түгел идек бугай.

Юллардагы бөкеләр, юл һәлакәтләре, аэропортта очкычларның тоткарлануы шул хакта сөйли. Казанда гына да бер көн эчендә 1519 тонна кар түгелгән. Хәзер, табигать күренешләрен еш кына аномаль дигән сүз белән атарга күнекте халык. Бу юлы да күпләп кар явуны гадәттән тыш хәл дип кабул итүчеләр булды. Әмма, Татарстанның Гидрометеоролия һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү идарәсендә һава торышын күзәтү бүлеге башлыгы Ирина Трущина: “5 декабрь көнне явым-төшем күләме 4-5 мм дип бәяләнде. Бу аномаль хәл түгел. Скандинавиядән килгән актив циклон йогынтысында килеп чыккан хәл иде,- дип аңлатты.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген 8 декабрьдә 20-25 градуска кадәр суыта. Кайбер районнарда салкынлык 30 градуска җитәргә дә мөмкин. Ә менә иртәгә тагын җылыта башлар, мөгаен. Һава температурасы көндез 3-8 градус салкынлык вәгъдә итә синоптиклар. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән буран. Һава торышының тотрыксыз булуы, атмосфера басымы күтәрелү кан басымыннан интегүчеләргә тискәре тәэсир итәргә мөмкин, дип кисәтә табиблар.

Шәһри Казан

Бәйле