«Ак барс»ның кем белән бозда көрәшүен беләсезме?

Бүген 8 декабрь “Ак Барс” хоккей командасы Сочида чираттагы уенын үткәрә. Казанлылар “Сочи” командасы белән очраша, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы рәсми сайты.

Соңгы тапкыр командалар сигез көн элек уйнаганнар – ул вакытта Казанда “Сочи” җиңгән иде.

Командалар барлыгы дүрт тапкыр очрашып, икешәр җиңү яулаган.

Сочида ике уен үткән, аларда 1:0 һәм 5:0 исәпләре белән “Ак Барс” җиңгән.

“Ак Барс” континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциядә өченче урында, ә “Сочи” Көнбатыш сигезенче урында тора.

Матч Сочиның “Большой» Спорт сараенда 19.30 сәгатьтә башлана.

Бәйле