Казанның күпкатлы йортында янгын булган [фото]

Казанның Идел буе районында күпкатлы йорт подъездында янгын чыккан, бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын 8нче декабрь иртәнге 6 сәгатьтә Карбышева урамындагы 33нче йорт подъездында чыккан. Беренче катта электр щиты яна башлаган. 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре өйдән 15 кешене, шул исәптән ике баланы чыгарганнар. Янгыннан беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазларны куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәгәнлектән чыккан дип фаразлана.

Татар-информ

Бәйле