Җырчылар яңа профессия үзләштерә: берсе спортсмен, икенчесе фермер булмагае [фото]

Җырчылар көндә концертта җырлап йөриләр дип, уйларсыз сез. Ләкин тыгыз графикларына карамастан, җырлаудан кала, алар кызыклы шөгыль табып, кайдадыр барып торалар.

Менә Elvin Grey Башкортстанның Мәтрәй авылында фермада фотога төшергә өлгергән. “Ферменное фото. Весёлый молочник”,дип кугйган  ул. Кем белә бит, бәлки Радикның сәләте җырлауга гына түгел, ә башка өлкәдә дә бардыр. Мәсәлән, сыер савуда яисә фермерлыкта. Фото астында язылган фикерләр дә шуның турында сөйли.

Ә Данир Сабиров өенә турник алып куюын тамашачылары белән бүлешә. Алып куеп кына түгел, ул анда тартыла да башлаган. Менә үзе дә шулай дип язган: “ Физкульт сәлам. Үземә авыр, ә кыяфәт җиңел сыман. Ниһаять, өйдәге турник хуҗасын күрде”.

Tatar Today

Бәйле