Германиядә яшәүче Ирек Габдрахмановтан шаштыргыч шигырьләр

ШАШТЫРАСЫҢ…

Акылымнан мине яздырасың,
Карашларың белән чакырасың!
Кайнар хисләремне таштырасың-
Саф сөюең белән…Шаштырасың!
Салкын кышта чәчәк аттырасың,
Сөю язларында калдырасың!
Кайнар ялкыннарда яндырасың-
Мәхәббәтең белән…Шаштырасың!
Йолдызларга юллар салдырасың,
Төшләремә кереп яндырасың!
Йөгәнләмим азгын хисләремне-
Син барыбер мине…Шаштырасың!
Моңлы-моңлы җырлар яздырасың,
Ике ярга күпер салдырасың!
Килми һичтә Сине калдырасым-
Карашларың белән…Шаштырасың!
Көн дә Синең төшләреңә керәм,
Иренеңнән шашып-шашып үбәм!
Туктый алмыйм Сине яратудан-
Мәхәббәттән янам, көям, үләм!

Йөрәкне дә һич туктатып булмый,
Ярсый… Сөя… Алга ашкына!
Хыялымда ак болытлар булып,
Агыламын Синең яныңа!

Син эрисең минем кулларымда,
Шоколодтай татлы, назлы Син!
Җилләремнең иң иң җылысы Син-
Салкын кышларымның язы Син!

Кайнар сөюебез ялкыннары,
Бар Җиһанга бирсен Сәгадәт!
Тик шәм сыман янып бетмәсен ул-
Безнең Сөю… Безнең Мәхәббәт!

Кояш сыман мәңге балкысын ул,
Сөю белән тулган дөньяда!
Безнең сыман Таһир-Зөхрәләр,
Табышсыннар назлы язларда!
Төшләреңдә әгәр мине күрсәң,
Тик Бәхеткә юра Матурым!
Өннәреңдә килеп юатырмын,
Куанычым минем… Таң нурым!
«Яратасыңмы?» дип сорама син,
Яратмыйм мин Сине Алтыным!
Чын йөрәктән Сине янып сөям,
Синең өчен яна ялкыным!
Мәхәббәтнең кайнар утларында,
Яна-яна сөям мин Сине!
Бөтерелгән диңгез-дарьяларда,
Бата-бата сөям мин Сине!
Күз ачкысыз кышкы буранда да,
Туңсам туңам — Сине сөям мин!
Синең өчен жаным жәл дә түгел,
Синең өчен, Жаным, үләм мин!
Берни күрмим… Сине генә күрәм,
Мәхәббәтле уйчан күзеңне!
Ай нурында назлы караш сипкән,
Ягымлы һәм алчак йөзеңне!
Мин яратмыйм Сине… Шашып сөям,
Сөю хисләренә тилереп!
Мәхәббәтсез ничек яшәү кирәк-
Назлы сүзләргә дә тилмереп!

Ирек Габдрахманов

Бәйле