Яңа җиһазлар ярдәмендә катлаулы операцияләрне хәзер Әлмәттә ясыйлар

Әлмәт медсанчастенда өр-яңа нейронавигацион җиһаз сынау узды.

Үз нейрохирургларыбыз компьютер томографы һәм электрон-оптик үзгәрткечтән файдаланып, яңа җаһазлар ярдәмендә умыртка баганасына өч операция ясады. Консультант сыйфатында Brainlab (Германия) компаниясе вәкиле катнашты. //Татар-информ//

Операцияләр уңышлы узды дияргә була, диләр министрлыкта. Элек медсанчасть медиклары яңа җиһазны үзләштерү өчен Мәскәү фәнни-тикшеренү институтына барганнар.

 

Бәйле