Зөлфия Вәлиевадан елата торган өр яңа клип [видео]

«Зөләйлә” төркеме солисткасы, Тинчурин театры артисткасы Зөлфия Вәлиева яңа җыры һәм шуңа төшерелгән клибы белән тамашачыларын сөендерде.


“Меңнәр арасыннан” җырына клип Зөлфия Вәлиева Казанның Бауман урамында төшерелгән. Тирән уйлар, язмыш мәшәкатьләре, мәңгелек сораулар ачыла Зөлфиянең җырында. “Язасы килми бер сүз дә…Влад Петров эше”, дип язган Зөлфия Вәлиева.

Клип астында фикерләр дә бик илһамландыргыч вә куәтле. “Уф, Зөлфиям! Елатасың! Һәрвакыттагыча! На высоте! Сүз юк… “, “Беркемне дә кабатламый торган, йөрәге аша бар әйберне уздыручы, супер талант иясе!”, “Зөлфия, сокланам, горурланам, хөрмәт итәм! Син искиткеч!” дигән аңа язылучылары.

Tatar Today

Бәйле