Илгәрәй белән Фәнил Вакказов «Мәйдан» каналының эшен туктата, телевизор караучылар моны сизгәнме? [видео]

Соңгы арада гына уйлап табылган яңа Mannequin challenge (Манекен челлендж), ягъни кешеләрнең музыка туктагач, берничә минутка туктап калу флешмобы яшьләр арасында ракета тизлеге белән тарала. Аеруча җырчылар арасында кызык дип табучылар күп.

Татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй һәм алып баручы, шоумен Фәнил Вакказов да шул флешмобта катнашырга булганнар. Бу туктату чарасын алар «Мәйдан» каналында уздырганнар. “Манекенчеллендж эшләп карадык бүген! Тиздән күзәтеп үк бәягезне бирерсез! Нишлисең, заманадан артта калырга ярамый!”, дигән ИлГәрәй видео астында.

Сүз уңаеннан, ИлГәрәйнең иҗатына 15 ел тулу уңаеннан 2018 елда юбилей концерты узачак. Җырчы әйтмешли, концертта әле беркемдә дә булмаган яңалык көтеләчәк. Концертка билет бәяләре шактый кыйбат булуы турында да хәбәр итә ул.

Tatar Today

Бәйле