Нурлат районында мич якканда янгын чыга, зыян күрүчеләр бар

Нурлат районында янгында 54 яшьлек ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. //Татар-информ//

Янгын Елаур авылында Ленин урамында урнашкан йортта төнге берләр тирәсендә чыккан. Фаҗига урынына Чулпан авылының ирекле янгын командасы һәм Нурлаттан Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре килгән.

Янгын мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән. Уттан сарай да зыян күргән. Янгын урынында 54 яшьлек ирнең мәете табылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, ут мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Бәйле