Илвина концертын берәүләр мактаса, икенчеләр бәхетсезлек алып кайта [видео]

9 декабрь Казанның Пирамида залында җырчы Илвинаның беренче концерты булды. Сәхнәдәшләре, тамашачылары да җырчы өчен сөенгәннәр. //Tatar Today//

Раяз Фасыйхов белән Илназ Баһ хезмәттәше Илвинаның концертына барганнар. Тамаша алдыннан Раяз булачак кичә турында фикерләре белән бүлешә: “Ай-яй, шәп булырга ошаган, үзем дә барам әле, Илназ Баһ әйтмешли”, ди ул.

Концертны караган бер төркем тамашачылар да Илвинаның чыгышыннан канәгать калганнар. «Концерттан зур ләззәт алдым! Татар эстрадасында беренче тапкыр биюләргә, чыгыш костюмнарына, сәхнә бизәкләренә бай булган концерт күрдем. Гомумән, шәп хатын-кыздан шәп концерт», ди Ландыш Мустафина.

Берәүләргә Илвинаның чыгышы бөтенләе белән ошаса, кайберәүләр концертта урыны белән моңсу, сәер, аңлап бетермәгән мизгелләр дә барлыгын әйтә.

“Бу Илвина концертын уйлыйм әле һаман. Дустым белән барган идек, чыкканда, ул: “Күзләрем сөенә, колакларга рәхәт, ә күңелем никтер сөенми”,диде. Минеке дә шулай булды никтер.Үзенчә, шаяртырга да маташа инде. Әмма Илвинадан ниндидер бәхетсезлек бөркелде кичә. Ул бәлки шулай уйланылган булгандыр, сценарий буенча. Гадәттә, концертка энергия алырга барасың, ә монда үзем торып энергия бирерлек булып утырдым җырчыга, никтер аны җәллисе, юатасы килде. Матур гына инде үзе, ник бәхетсез икән дип тә утырдым бугай. Ә мин аны белмим дә бит, шәхси тормышын белергә дә теләмим, нәрсәләр белән яшәгәнен дә белмим икән. Тик тоям — нәрсәдер дөрес түгел. Бүген дә шул күңелне кыра. Хәтта кәефем юк шуңа. Кеше күңеле, шул исәптән минеке дә, сизгер бит ул. Нигәдер борчылдым Илвина өчен. Белмим», ди журналист Алсу Исмәгыйлова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий