Түбән Камада биш кешенең гомерен өзгән янгын урыны фотолары чыкты

Түбән Камада җитештерү урынында янгында биш кеше һәлак булган. Янгын якшәмбе иртән чыккан. //Азатлык радиосы//

Якшәмбе иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җитештерү урынында (база) янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларның өчесе авыр хәлдә диелә.

Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр 11 декабрьдә 4 сәгать 55 минутта килеп ирешә. Янгын җиде тулганда сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән.

Башта өч кешенең һәлак булуы мәгълүм була, ләкин коткаручылар соңрак хәрәбәрләр астыннан тагын ике кешенең җәсәден таба.

Әлеге вакыйга нигезендә җинаять эше ачылган. Янгын урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли дип белдерелә.

Бәйле