Халык Татфондбанктан акча ала алмый башлады, шау-шу арта [банкта төшерелгән видео]

Татфондбанк 14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр хисап-касса эшләрен туктатып торуын һәм акча табу мәсьәләсен хәл итәргә тырышуын игълан итте. Банк 7 декабрьдә акча кытлыгы кичерә башлаган. 13 декабрьдә Татфондбанкның кайбер бүлекләре бөтенләй ачылмады, кайберләрендә акча иртән үк бетте. Банкоматларда да акча бик тиз бетте. Хәзер банк җитәкчелеге проблемны чишү турында Татарстан хөкүмәте белән киңәшләшә, Русия банкына үз планын җибәргән. //Azatliq.org//

Бәйле