Фирдүс Тямаев улын кем итәргә теләвен әйтте [фото]

Җырчы Фирдүс Тямаев кечкенә улына бәләкәй генә уен коралы — тальян гармун алып биргән. Фотоны ул Инстаграмда урнаштырган. //Tatar Today//

Фирдүс улын үзе белгән барлык һөнәргә, шөгыльгә өйрәтергә булган, диярсез. Әле күптән түгел генә малаен намазга өйрәткән фотоларын бастырса, бүген ул Раянны гармун уйнарга өйрәтә.

«Улым белән концертка әзерләнәбез», диеп язган ул. Фото астындагы фикерләр дә берсеннән-берсе матур: «Нинди матурлар, күз тимәсен!», «Тольяттига улыңны алып киләсеңме?», «Икегез дә бик матур, күзләр тимәсен!», «Улыгыз шулай зур мени инде? Менә бит вакыт дигәнен!», дип язучылар бар.

Бәйле