Булат Ләйсәннән куркып догалар укый башлаган [видео]

Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовтан яңа видео: «Ир+хатын». Бу серияда хатын-кызларның руль артында ничек йөрүләрен, ирләренең моннан ничек куркулары турында. //Tatar Today//

Хатын-кыз машинаны ничек йөртергә тиеш һәм ничек йөртә? Аерма бармы? Әлбәттә, бар. Менә Ләйсән дә шуны исбатлый. Руль артында ул көзгегә карап бизәнә, телефоннан сөйләшә, дөрес йөртмисез дип, кешеләрне сүгә, хәтта сүгенә дә. Ә Булат? Ул хатыны кырыенда барып, Ләйсән машина йөрткән һәрбер минутында борчуга батып, куркып, хәтта өендәге бар булган догаларын алып чыгып утыра. Ләкин булышыр микән. Хатын-кызны руль артында юкка гына граната тоткан маймыл белән чагыштырмыйлар бит.

Бәйле