Әлмәттә хатын-кыз булып киенгән ир-ат ательедан киемнәр урлаган

Әлмәттә 43 яшьлек ир өенә хатын-кыз киемнәре тутырылган олы сумка тотып кайткач, якыннары башта аптырап кала. Аннары ул аны базар янында тапканлыгын әйтеп, кием-салымны әнисе белән кыз туганына бүләк иткәч, гаилә әгъзалары тынычланып кала. Ә бу вакытта полиция хезмәткәрләре тынычлыкны белми карак эзләү белән мәшгуль була. //Татар-информ//

Бер көн алдан җирле полиция бүлегенә кием-салым төзәтү салоныннан гариза килә. Хуҗалар салоннан ремонтка диеп кабул ителгән кием-салым, эш кораллары югалганны хәбәр итә. Видеокүзәтү системасыннан күренгәнчә, ишеге бикләнми калган ательега эш көне беткәч ир-ат килеп керә, бераздан аннан олы сумка тоткан хатын-кыз килеп чыга. Шулай итеп, зыян күләме чама белән 200 мең сумга бәяләнә. Эзли торгач, 43 яшьлек әлмәтленең эзенә төшәләр. Урланган әйберләр кире кайтарылган, гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Әлмәт Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Бәйле