«Татфондбанк»тан акчаны алу эшендә башка банкның булышуы ихтимал

“Татфондбанк”ка акча салганнарның иминият акчаларын “Ак Барс” банкы аша уздыру ихтималы бар. //Татар-информ//

Әлеге кредит оешмасы Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкның банк-агентлар сайлап алу буенча конкурсында катнашырга ниятли, диелә “Ак Барс” банкы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, «Ак Барс» банк иң ышанычлы банклар рейтингына керде. Рейтинг төзегәндә «Сравни.ру» аналитиклары банкларның финанс хисапларын, шулай ук Россия һәм чит ил рейтинг агентлыкларының күрсәткечләрен, банк операцияләрен уздыруга лицензиянең кире алынуына китерерлек проблемаларның булу-булмавы исәпкә алган. Барлыгы 200 эре банк тикшерелгән, күрсәткечләр буенча алар берничә төркемгә бүленгән — нык ышанычлыдан башлап, ышаныч дәрәҗәсе түбән булганга кадәр.

Беренче төркемгә дәүләт мәшгульлекле банклар һәм аларның бүлендекләре кергән. Икенче төркемдә — ышанычлы финанс күрсәткечләре булган региональ хакимияткә буйсынган банклар. Өченче төркемдә — яхшы финанс күрсәткечле шәхси банклар. Рейтингның түбәнрәк баскычларында аналитиклар тарафыннан бик үк ышанычлы дип табылмаган банклар урнашкан. «АК БАРС» Банк рейтингның икенче төркеменә кергән.

Бәйле