Язмышны кара козгын белән чагыштыручы Ирек Габдрахмановтан яңа җыр сүзләре

КАРА КОЗГЫН
Ничә төннәр баш очымда гына,
Бөтерелеп очып йөрисең.
Чыгып беталмаган җанымнымы,
Син алырга әллә телисең?
кушымта:
Тешең үтмәс…Канатларың сынар,
Килеп йөрмә минем яныма!
Мин бит исән!Мин -синеке түгел!
Хуҗа булма минем җаныма!
—————————————————-
Язлар җитеп бөре ачылгандай,
Илһам чишмәләрем ачылыр!
Үз җаеңны гына карап йөр син,
Җырланмаган әле минем җыр!
кушымта.
————————————————-
Бары җырлар,якты уйлар туа,
Хәсрәт белән тулган башымнан!
Бөтерелмә тормыш күгемдә син,
Юк бул, югал минем каршымнан!
кушымта.
————————————————-
 Ирек Габдрахманов сүзләре
Эдуард Хөснетдинов көе

Бәйле