Нюша Казан мэры Метшинның элекке ярдәмчесе Игорь Сивов белән йөри ди [фото-видео]

Игорь Сивов бүгенге көндә Халыкара студентлар спорты федерациясе президентының киңәшчесе булып эшли. Нюша белән Игорь күптәннән таныш. Әмма алар арасында җитди мөнәсәбәтләр көзен генә башланган. Игорь Нюшадан ун яшькә олы. Яшь пар берьюлы өч шәһәрдә: Халыкара студентлар спорты федерациясе урнашкан  Лозаннада да, Мәскәүдә дә, Казанда да яши. Нюша «Лайф» басмасы журналистына, гашыйк булуымны яшермим, шәхси тормышымда зур үзгәрешләр булуына сөенәм, дип белдергән. Шәһри Казан тәрҗемәсе.

Бәйле