Казанның Кремль яр буенда кинофильмнар, чын боланнар һәм Кыш бабай көтә

17 декабрь Казанның Кремль яр буенда әкияти шәһәрчек ачылачак. Кунакларны биредә кич белән, 18.00 сәгатьтә көтәләр. Яр буенда кинотеатр ачылачак, Яңа ел бәйрәмнәре чорында анда кинофильмнар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Кремль яр буеның рәсми сайты. Татар-информ

Балалар өчен яр буенда төрле остаханәләр, шугалак эшләячәк. Кыш бабай йортында истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Кыш бабай өенең ишегалдында чын боланнар яшәячәк.

Әкият шәһәрчеге 29 гыйнварга кадәр кунакларны кабул итәчәк.

Бәйле