«Татар җыры — 2016» фестивалендә «Алтын барс»ны кемнәр эләктергән? [фото, видео]

17 декабрьда Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар җыры» Халыкара фестивале узды. Унҗиденче тапкыр үткәрелгән тамашада җырчылар унҗиде номинациядә бүләкләнде. Аларның һәркайсына «Алтын барс» сыны тапшырылды. Кайберләре, мисал өчен Азалия Зиннәт, ике «барс»ка лаек дип табылды. Ул «Иң яхшы клип авторы» һәм «Иң зәвыклы җырчы» исемен алды.

//Татар-информ, Tatar Today//

Хәния Фәрхигә дә быел ике бүләк тапшырылды. Фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә җырчы үзенең беренче «Алтын барс»ын урлатуы хакында хәбәр иткән иде. Шунлыктан, аңа брошь формасында эшләп, тәүге «Алтын барс»ын тагын бер кат тапшырдылар.

«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә алып баручылар Филүс Каһировның җиңүен игълан итүгә, тамашачылар аны алкышларга күмеп каршы алды. Җырын башкарганнан соң да аның хөрмәтенә алкышлар һәм «Афәрин!» сүзләре яңгырады.

Хатын-кыз башкаручылар арасында бу номинациядә җиңүне Зәйнәп Фәрхетдинова яулады.

Фирдүс Тямаев бу елның «Иң популяр автор-башкаручы»сы булып тарихка керде.

«Татар җыры» фестиваленең «Иң яхшы лирик җыр» номинациясенең лауреаты Руслан Зөлкарнаев булды.

Мөнир Рахмаевны да бүләкләмичә калдырмадылар. Ул TMTV телеканалының махсус бүләген алды.

«Халык мәхәббәте» номинациясендә ир-ат җырчылар арасында — Айдар Галимов, хатын-кызлар арасында Гүзәл Уразова җиңеп чыкты. «Елның музыкаль ташкыны» дип Радик Юльякшин табылды. Фестивальдә игълан ителгән башка номинацияләрдә җиңүчеләр хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы он-лайн режимда хәбәр итеп барды. «Татар җыры» фестивале быел Радик һәм Гүзәл Уразованың дуэты белән тәмамланды.

Бәйле