Татфондбанк артыннан икенче банклар да ябыла башлады

Интехбанк офисларының эш режимы үзгәрүе турында игълан итте. Бу хакта мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында бастырылган. //Татар-информ//

“Хөрмәтле клиентлар, техник сәбәпләр аркасында 2016 елның 19 декабрендә клиентларга хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатыла. Якын арада барлык техник проблемалар да бетереләчәк”, дип аңлата банкның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: узган атнада Татарстанда кайбер банкларга мәгълүмати һөҗүм ясалган иде. Банкка акча салучыларга исәп-хисап счётларыннан акчаларын кичекмәстән кире алырга өндәгән хәбәрләр таратылган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, кешеләргә бары тик паникага бирелмәскә кирәк, чөнки төбәкнең банк системасы каршылыкларга тотрыклы, ә банкларның ышанычлылык дәрәҗәсе югары.

Бәйле