Әгерҗедә коточкыч юл һәлакәте: коткаручылар кешеләрне машинаны кисеп чыгара [фото]

Әгерҗе районында коточкыч юл һәлакәте булган. Өч машина бәрелешендә ике кеше үлгән. //ProKazan.ru//

«Тойота», «Черри» һәм «Киа» чит ил машиналары бәрелеше нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күргән: икесе үлгән, икесен хастаханәгә алып киткәннәр. Коткаручыларга кешеләрне машинаны кисеп алырга туры килгән.

27 яшьлек «Киа Рио» машинасын йөртүче руль контролен югалтып, каршы юлга чыга һәм машиналар бәрелешәләр.

Бәйле