Elvin Grey белән Илдар Хәкимов балачакка бирелә: берсе кәҗә, икенчесе күркә булган [видео]

Илдар Хәкимов белән Elvin Grey күпләр белгән һәм рәхәтләнеп уйнаган «Мин кем?» уенын уйный һәм шуны видеога төшереп Ютюбка урнаштыра. //Tatar Today//

Уенның кагыйдәләре бик гади: рәсем яисә бу очракта кулланылган кәрәзле телефонда язылган сүзне ничек тә аңлату. Ишарәләр белән дә, йөзне һәм тәнне хәрәкәтләндереп тә ярый, иң мөһиме — сүз белән әйтмәү.

Җырчылар, әйтерсең лә, балачакка бирелә: кәҗә, бөҗәк, әби, тәрәзә, күркә сүзләре, мультик геройлары һәм башкалар яхшы гына күрсәтелеп, сүзләре әйтелеп бара.

Ахырдан, нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җиткәч, дуслык җиңде дип, Радик белән Илдар куллар бирешәләр.

Бәйле