Чистай универмагында чыккан янгында 60ка якын зоопарк хайваннары һәлак була [видео]

Татарстанда Чистай шәһәренең үзәк универмагында 20 декабрьда янгын чыкканлыгы турында хәбәр ителгән иде. Кичке сәгать 7ләрдә янгын сигнализациясен ишетеп алган“Кедр” фармацевтика даруханәсеннән 67 нче янгын сүндерү частена шалтыраталар. Урынга чыккан Чистай янгынчылык-коткару гарнизоныннан 5 расчет көче белән төнге сәгать 3 тулганда универмагта янгын таралышы туктатылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр бирде. //Татар-информ//

Аерым алганда, универмагның 1 нче катына ут капкан булган, 8.14 сәгатьтә янгын сүндерүгә керешкәндә аннан кара төтен ургып чыккан. Күрүчеләр сөйләвенчә, бинаның иске өлешендә урнашкан зәркән остаханәсе турысыннан яна башлаган булган. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре, эчтә беркем юк, дисә дә, соңыннан ачыкланганча, икенче катта “Зоофобус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең зоопарк хайваннары урнаштырылган булган. Анда читлекләрдә Омскидан килгән зоопаркның 60лап хайваны булган.

Янгын үрләгән беренче минутларда күршедәге кибетләрдә эшләүчеләр 4 маймылны, 5 тутый кошны һәм сөйрәлүчеләр төренең 5 вәкилен коткара алган. Төтен таралганга калган хайваннарны коткару мөмкинлеге булмаган.

Бүген иртән сәгать 4 тулып 34 минут узгач янгын тәмам сүндерелгән. Янгын 3 мең квадрат метр мәйданны ялмаган. Янгын сүндерүдә 95 кеше һәм 32 берәмлек техника катнашкан.

Хәзер биредә янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла.

Версияләрнең берсе буенча электр техникасының начар эшләве күрсәтелә. Шулай ук электр белән җылыту приборларыннан һәм инструментлардан янгын чыккан булырга, шулай ук тәмәке төпчеге пыскып ут кабарга мөмкин, диләр. Янгын сүндерүчеләр ут төртү ихтималын да күздән ычкындырмый.

Бәйле