Казан дары заводы шартлый, зарар күрүчеләр бар

Казанда дары заводында шартлау килеп чыккан. Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә хәбәр ителгән. Шартлау чыккан цех бинасы яртылай җимерелгән дигән хәбәр дә бар. //Life.ru//

Шушы шартлау нәтиҗәсендә, цехта эшләүче Ирина Х. вафат була. Тагын бер кеше зыян күргән. Аны аягын сындырган килеш хастаханәгә алып киткәнннәр.

Хәзер шартлау урынында 76 коткаручы хезмәткәр һәм 20 берәмлек техника эшли, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә.

Бәйле