Яңа ел бәйрәмнәре татарча алып барылырмы, туризм комитеты башлыгы җавап тота [видео]

Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Азатлыкка бәйрәм чаралары ике телдә дә үтәчәк дип вәгъдә бирмәде. «Дәүләт үткәргән Яңа еллар ике телдә үтәргә мөмкин, бәйрәм чаралары күбесенчә рус телендә үтәчәк, без туристларның ихтыяҗларын кайгыртабыз», диде ул. //Azatliq.org//

Республиканың туризм комитеты быел Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанга 100 меңләп турист килер дип көтә. Узган ел 130 меңләп булган. Бәйрәм итәр өчен урыннар да билгеле, кунакларны Казан Кирмәне музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар һәм Алабуга, Чистай шәһәрләре, Арчада урнашкан Кыш бабай резиденциясе кабул итәргә әзерләнә. Казанда Иске Татар бистәсендә бәйрәм ярминкәләре, Юркин паркка сәяхәт, ипподромда «Кышкы Сабантуй» уздырмакчылар. Азатлык туризм комитеты рәисеннән бу чараларның нинди телдә үтәчәген сорады. Чөнки башка елларда аларның күбесе урыс телендә генә алып барылды. Азатлык хәбәрчесе туризм өчен җаваплы түрәләргә үрнәк күрсәтеп сорауларны Татарстанның ике дәүләт телендә бирде.

Сергей әфәнде, республикада үтә торган Яңа ел чаралары гомумән ничә һәм аларның ничәсе саф татар телендә булачак?

– Казандагы Яңа ел чараларын алып баручылар ике телдә, ягъни татар һәм рус телләрендә сөйлиячәк. Ләкин кайсысы һәм ничәсе нинди телдә үтәчәк икәнен төгәл генә процент белән күрсәтеп булмас. Шуны әйтә алам, документлар, чараларның исемнәре «Татарстан республикасының милли телләр» кануны нигезендә языла.

Яңа ел бәйрәмнәренең күбесе чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен булачагы билгеле. Чынлап әйткәндә, чаралар күбесенчә рус телендә үтәчәк. Чөнки туристларның зур өлеше татар телен белми. Ләкин барлык интерактив програмнарда татар сүзләрен, биюләрен, җырларын өйрәнү өлеше дә каралган. Туристлар шул рәвешле бәйрәмне бик рәхәтләнеп кабул итәләр.

Елдагыча үткәрелеп килгән «Президент чыршысы» ике дәүләт телендә дә узачакмы?

– Кызганч ки, «Президент чыршысы»н оештыру эшләрен алып бармагач, аңлатма бирә алмыйм.

Кырлайдагы Кыш бабай никтер урысча гына сөйли, ул татар телен беләме? Чит төбәкләрдән килгән Дед морозлардан безнең Кыш бабай арасында аерма юк диярлек, икесе дә русча гына сөйләшә…

– Кыш Бабай безнең бер генә. Ул Яңа Кырлайда яши. Төрле Кыш бабайлар була алмый. (көлә) Ул берәү генә. Балалар нинди телне күбрәк аңлыйлар, шул телдә сөйли инде ул. Әгәр дә балалар Татарстаннан булып, 100 процент татарча сөйләшәләр икән, Кыш бабай да татарча сөйлиячәк.

– Кырлайда да, Кирмән яр буенда Яңа ел шәһәрчеге ачылды анда да Кыш бабай урысча гына сөйләшә, татар балалары нишләргә тиеш? Барлык чараларда да республикада ике дәүләт теле булган татар теле һәм рус теле тигез дәрәҗәдә кулланылачакмы, баланс сакланачакмы?

– Дәүләт програмнарына килгәндә, ике телнең дә тигез дәрәҗәдә кулланылачагы турында әйтә алам. Инде хосусый ширкәтләр үткәргән чараларны карасак, аудитория нинди – бәйрәм дә шул телдә була. Мәсәлән, Франциядән турист Татарстанга Яңа ел карарга килде ди. Без аңа хәтта програмны рус телендә биреп тә, дөрес эшләмиячәкбез. Аңа француз телендә аңлатма бирергә кирәк.

Бу очракта, Татарстанның төп халкының милли үзенчәлекләрен ничеккүрсәтмәкче буласыз?

– Төгәллек кертәм, програмны француз телендә, ләкин татар аңлатмалары һәм сүзләре белән бирәчәкбез.

Сезгә үтенечебез бар: безнең укучыларга Яңа ел белән татарча котлау-теләк әйтә алмассыз микән?

– Мин татар телен тиешле дәрәҗәдә белмим. «Яна ел белэн»нән башканы әйтә алмыйм.

Бәйле