Elvin Grey Башкортстанның ГАИ башлыгына кадәр барып җиткән, нигә? [фото]

Радик Юльякшин ахыргы айларда хокук сакчылары белән кызык мөнәсәбәтләрдә әле. Кукмарада булган концертта аның мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин белән гауга килеп чыкканнан соң, Радикка хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан Чаллыдагы чираттагы концерты беткәч, аны һәм аның төркемен «ОМОН»нар хокук бозганы өчен, идәннәргә яткырып, кулларны артка бөгә-бөгә алып китмәкчеләр иде. Хәер, бу бары тик дусларының Elvin’нан көлү, шаяру гына була.

Менә тагын чираттагы очрашу. Бу юлы Радик Башкортстан республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш Дәүләт инспекторы Динар Гыйлметдиновта кунакка барып, чәй эчеп утыра. //Tatar Today//

«Перед своим концертом в гости ко мне заехал наш молодой и очень популярный музыкант и исполнитель Радик Юльякшин. За чашкой кофе поговорили по душам! Радик поделился своими планами. И я, в свою очередь, желаю ему достичь творческих высот и реализации амбициозных планов! Молодец!», дип язган Динар әфәнде.

Хикмәтнең нәрсәдә икәнен һәм очрашуның серен беркем дә белми. Кешеләр фото астында сораулар һәм кызыклы җаваплар калдыруын гына дәвам итә.

Бәйле