«СтопХам»ның татарчасы — «Тукта, җүләр» видеолары күренә башлады [видео]

Ютюбта ниләр генә юк. Аеруча, татар егет-кызлары ни дә булса уйлап табып урнаштырса, игътибарсыз калмый инде. Менә Рәмис исемле егет үзенең видеолар җыентыгын булдырган. Кешеләр аны «Дневник Татарина» видеоблогы аша беләләр. Ул үзенең һәм дусларының көндәлек тормышын төшереп кызык ясый. Бу видеоблоглар «СтопХам» Федерераль программасының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны үзләренчә «җәзалый» торган бер төркем егетләр төшереп барган видеоларга охшаш. //Tatar Today//

«Дневник Татарина»ның чираттагы чыгарылышында Рәмис тәмәке тартуга каршы хәрәкәтне үстерүне ниятләп, имештер тәмәке тартучы абыйга аның дөрес түгеллеген аңлата. Аңлатып кына калмый: «Тәмәкегезне ташламыйсыз икән, мин сезгә «Тукта, җүләр» дип язылган кәгазьне ябыштырып куям», ди. Тәмәке тарткан Санек, әлбәттә, тартуын туктатмый һәм ызгыш-талаш чыга.

Бу кыска видео, аеруча да бар әйбергә дә кызыксынучан, начар гадәтләрне тиз үзләштерергә яраткан яшүсмерләр өчен бик файдалы.

Бәйле