«Салават күпере»ндә күптәннән яшәргә тиешле кешеләрне, быел да өйләренә кертмәсләр ахры…

Рөстәм Миңнехановның Инстаграм һәм Вконтактедагы  постлары астында язылган сорауларда иң еш искә алынган проблема — ул ”Салават күпере” торак комплексы мәсьәләсе. //Tatar Today//

Күп кенә кешеләр үз фатирларын ала алмый интегәләр. Мәсәлән, Ләйлә исемле ханым “Салават купере”нең 11нче йортыннан фатир алган булган. “Анда бернәрсә дә төземиләр. Кызганыч, күпме гаилә көтә һәм өметләнә”, дип зарлана ул.

Шушы актуаль темага фатирлары булып та, керә алмаган кешеләр шактый. Миләүшә исемлесе: “Яңа елны “Салават күперендә”, яңа фатирларыбызда каршылыйсы килә. Ә без 3нче Яңа елны узебезнең яртылаш төзелгән фатирларыбызга карап каршыларга мәҗбүрбез”, ди ул.

“Салават күперенең 13-14нче йортлары әзер. Никтер безне быел урнаштырасылары килми, түбәдәге торбалар буялып бетмәгән кебек, сәбәпләр табалар. Чиста һәм матур фатирларыбыз безне көтә. Безгә анда күченергә ярдәм итегезче!”, дип үтенә Екатерина.

Эльмира исемле “яшәүче” президентка кварталның төзелешен үз күзе белән килеп карарга чакыра. “Үтенеп сорыйбыз, “Салават күпере”н үз кулыгызга алыгызчы”, дип яза ул.

Бәйле